Әлмәттә ТР буенча №9 ОФПС-2 янгын частендә Калейкино станциясе урта мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көне уткәрелде. Көн бик эчтәлекле булды: балалар өчен янгын часте буенча экскурсия гына түгел, ләкин әңгәмә дә оештырдылар һәм янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемле мультфильм күрсәттеләр.
Балаларны Россия янгын саклау тариһы белән таныштырдылар, алар белән янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, янгын килеп чыккан вакытта нишләргә икәнен искә төшерделәр. Янгын часте башлыгы балаларга үз эше турында һәм янгын турында ничек хәбәр итәсен сөйләде. Соңыннан балалар янгын техника гаражына керде. Алар анда янгын машиналары, җиһазлары һәм янгынчы киеме белән танышты.
Без бу чарада балаларның бөтен алынган белемнәре гомерләрендә кирәк булачагына бик ышанабыз.