Бүген Эзләү-коткару №2 зональ отряды коткаручыларының Казан елгасында күнегүләр узды. Алар Казакевич исемендәге лагерьдә ял итә торган балаларга куркынычсызлык тәэмин итү өчен Бахчисарай районына барачак. Шул лагерьдә республикабызның балалары да ял итәчәк.
Түбән Кама районы «Садовод-НК» акчасыз бакчачылык ширкәтендә ирекле янгын сүндерүчеләр барлыкка килде. Команда биш кешедән тора. Дружинаның коралларында автоцистерна, янгын җиңсәләре һәм мотопомпалар.
Балалар саклау көне алдыннан №39 Казан мәктәбе беренче сыйныф укучылар белән гадәттә булмаган дәрес үтте. Аны мәктәп укытучысы түгел, ә ТР МЧС РФ Баш идарәсенең матбугат хезмәте эшчесе үткәрде. Куркынычсызлык дәресендә балалар су янында, урманда, җәй вакыты урамында тәртип кагыйдәләрен генә кабатламадылар, ә “Спасик һәм аның дуслары” балалар мультфильмын карадылар һәм төрле тематик биремнәр дә эшләде.
28нче майда 2014 елда сәгать 09:25 ОДС ФКУ «Татарстан республикасы ЦУКС ГУ МЧС России» ГЛОНАСС 112 системасы аша Яр Чаллы, Чулман проспекты, 48нче комплекста төзелә торган җирасты гаражларына башнялы кран төшү турында хәбәр ителде. Зарар күргәннәр турында хәбәрләр аныкланыла. Сәбәбе билгеләнә. Вакыйганың нәтиҗәләрен бетерүенә тартылган: 22 кеше, 6 берәмлек техника, алардан 10 кеше һәм 3 берәмлек техника МЧСтан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгны, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Бүген ТР Министрлар кабинетында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы су объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм коену сезоны вакытында кеше үлүен булдырмау әмәлләрен утәүенә әзер булын тикшерделәр.
Әлмәт шәһәрендә ТР ОФПС-2 №23 янгын бүлеге нигезендә Әлмәт районы мәктәпләре яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында һәр ел була торган янгын-практик спорт ярышлары үтте. Ярышларда балалар физик чыныкканлыгын һәм осталыгын гына түгел, ә бәйгенамә сорауларына җавап биргәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бик яхшы белүен дә күрсәтте.
Түбән Кама районының Сухарево авылында ирекле янгынчылар дружинасы членнарын тантаналы хөрмәтләүе узды. Бу әмәлдә Түбән Кама районының надзор эшләр бүлеге башлыгы Камил Шигапов, ТР Түбән Кама янгынга каршы хезмәт отряды башлыгы Дамир Ашрафуллин, Түбән Кама районының башкарма комитеты урынбасары Лида Тартмина булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 135 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 26 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган, 2 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгны, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.