Бүген ТР Министрлар кабинетында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы су объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм коену сезоны вакытында кеше үлүен булдырмау әмәлләрен утәүенә әзер булын тикшерделәр.
Татарстан республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин узган коену сезоны турында һәм киләсе сезонга чаралар һәм әмәлләр эшләүе турында сөйләде. Ел саен анализлар кешенең суда һәлак булуның сәбәпләрен күрсәтә: җиһазландырылмаган җирләрдә һәм исерек килеш коену, тәртипсезлек һәм узеңә ышанганлык, ата-ананың балалар артыннан күзәтмәү, йөзәргә белмәү.
Илһам Насыйбуллин әйтүенчә, гомумбелем уку йортлары укучыларын әзерләү эшенең төп нәтиҗәсе йөзәргә белү, суда куркынычсызлы тәртип тотуны белү, ә югары сыйныф укучылар өчен беренче ярдәм күрсәтү белү булырга тиеш.
Республика МЧС көчләре белән сулыкларда хәвеф-хәтәр булмас өчен саклык чаралары үткәрелә. Хәвеф-хәтәр булмас өчен профилактик эш бөтен юнәлештә көчәйтерелегән. Болар ММЧ аша халык белдерү, патрульләштерү, надзор әмәлләре.