Кырымга бару алдыннан коткаручыларның күнегүләре

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Бүген Эзләү-коткару №2 зональ отряды коткаручыларының Казан елгасында күнегүләр узды. Алар Казакевич исемендәге лагерьдә ял итә торган балаларга куркынычсызлык тәэмин итү өчен Бахчисарай районына барачак. Шул лагерьдә республикабызның балалары да ял итәчәк.

Татарстаннан 6 коткаручы юнәләчәк. Батучыга тиз һәм профессиональ ярдәм бирә белү өчен күнегүләрдә кешенең су эчендә организмның физиологик үзенчәлекләре, клиник һәм биологик үлем төшенчәләре, батучыны коткарыр өчен беренче йөрәк-үпкә реанимация роле генә өйрәнелмәде, ә практик коткару белеме дә эшкәртелде. Коткаручылар төрле коткару һәм ярдәм җайларын сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International