Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгны, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
27.05.2014 ел 05.13 Чистай шәһәре, Горький урамы, 2 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле шәхси торак йортта ут чыга Мәйданы 72 кв.м. Янгын турында хәбәр алганнан соң, янгын сүндерүчеләр фаҗига булган урынга 5 минуттан соң килеп җитә. Ут белән алар 5 сәг. 40 мин. көрәшәләр. Кызганычка каршы ике ир кеше һәлак була. 1994 һәм 1991 елгы. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.