Балалар саклау көне алдыннан №39 Казан мәктәбе беренче сыйныф укучылар белән гадәттә булмаган дәрес үтте. Аны мәктәп укытучысы түгел, ә ТР МЧС РФ Баш идарәсенең матбугат хезмәте эшчесе үткәрде. Куркынычсызлык дәресендә балалар су янында, урманда, җәй вакыты урамында тәртип кагыйдәләрен генә кабатламадылар, ә “Спасик һәм аның дуслары” балалар мультфильмын карадылар һәм төрле тематик биремнәр дә эшләде.
- Бүген МЧС хезмәткәрләре үзебезнең беренче сыйныф укучылары өчен, ул дүрт сыйныф, “Куркынычсызлы җәй” дәресе үткәрде. Балалар мондый әмәлдән таңга кала! Аны һәрвакыт, көннән-көн үткәрергә кирәк. Мондый әмәлләрдә балалар үзләре өчен бик күп файдалы һәм әһәмиятле нәрсәләргә өйрәнә. Үзләрен гадәттән тыш хәлләрдә ничек тотуын хәтердә калдыра, - №39 мәктәпнең тәрбия эше завучы Ольга Пугачева дәреснең мөһимлеген билгеләде.
Балалар саклау көненә багышланган мондый дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә узачак.