Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2014 елның 27 мае, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 135 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 26 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 10 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган, 2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгны, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 4 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

25.05.2014 ел 23.42  Казан шәһәре,  Вознесенье бистәсе,  Дивизионная урамы,  35 нче йорт.

Шәхси сарайда ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1965 елгы  ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

26.05.2014 ел 10.05 Питрәч МР,  Осиновка бистәсе,  Җиңүгә 60 ел урамы,6нчы йорт.

Өч катлы кирпеч торак йортның өченче каттагы  фатирда ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәч өченче каттагы балконында иске әйберләр янды. Күршеләр, 2007 елгы малайны коткара. Янгынның сәбәбе-балаларның ут белән саксыз эш итү.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International