ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Татарстан буенча акция бара:  “ МЧС – без балаларның иминлеге өчен”. 

“Уйный – уйный  өйрәнәбез , янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә”, - дигән максат белән,  бүгенге күңелле дәресләрен башлап җибәрделәр ВДПО хезмәткәрләре. 

Бүген үзләренең осталыклары белән янгын сүндерүчеләр көч сынаштылар. Бу кичә аларның иптәшләре, хезмәттәшләре истәлегенә багышланган иде. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 111 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.


29
май, 2015 ел
җомга

Казан янгын саклау хезмәте гарнизоны күптән түгел махсус техника алган. Янгын сүндерүче мотоциклчылар көндез дә, кичтән дә ике Honda VFR1200X мотоциклында патруль итүне башкарачак.

“Урман янгынын сүндерү формированиеләре 2015 елның янгын куркынычлык сезонына әзер булу һәм урман янгыннарын сүндергәндә ведомстволарның үзара эш итүен оештыру” мухсус тактика өйрәнүләрнең шундый төп нәтиҗәсе. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР ГТХМ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге, ирекле янгын сүндерүчеләр көчләре һәм чаралары тартылуы белән масштаблы өйрәнүләр Мамадыш муниципаль районы Усали участок урман хуҗалыгы территориясендә үтте.

Өч көн эчендә “МЧС - имин балачак өчен” Бөтенроссия акциясе нигезендә ТР Яшьләр министрлыгы һәм Казанның “Пламя” балалар савыктыргыч лагеры нигезендә яше җитмәгән эшләр буенча ведомство ара комиссиясе ярдәмендә бөтен республиканың балалар лагеры әйдәүчеләре авыр тормыш хәлгә эләккән балалар белән аралашырга һәм балаларның җәйге ялын һәлакәтсез уздыруга өйрәнәләр.


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бер көн эчендә Яшел Үзәндә берьюлы дүрт өйрәнү гадәттән тыш хәл булды. Өйрәнүләр уе буенча башта урман хуҗалыгында янгын килеп чыкты. Бер сәгатьтән соң зур юл-транспорт һәлакәте булды. Аннан соң Яшел Үзән психоневрологик интернатында янгын башланды, ашыгыч эвакуация кирәк булды. Һәм бөтенесенең ахырына – паром кичүе районында кешеләр үлеме белән пассажирлар судносы батты. Бөтенесе дә Яшел Үзән муниципаль районы идарә органнары һәм оешмалары белән масштаблы өйрәнүләр нигезендә булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 100 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 44 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча 15 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отрыдының 56 нчы янгын бүлеге нигезендә Тукай районы мәктәп укучылары арасында гамәли янгын спорт буенча гадәти ярышлар үтте. Ярышларда 60 мәктәп укучысы 100 метр киртәле полосаны үтүдә һәм штурм баскычына менүдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International