ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.


26
май, 2015 ел
сишәмбе

Су керү сезоны республикада рәсми рәвештә 29 нчы майдан ачыла. Бу вакытка кадәрь ГИМС инспекторлары Татарстан Республикасы сулыкларында урнашкан рәсми пляжларның техник тишерүен уздырырга тиеш. Барлыгы Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең хисабында су янында күп кеше ял итә торган 37 урын тора.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 35 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 15 кеше коткарылган.


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 0 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 2 кеше коткарылган.


23
май, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлы башкаручысы Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы Каипы авылында тантаналы хәлдә “ТР янгын саклау хезмәте” ДКУ аерым посты янгын сүндерү депосының яңа бинасын ачты. Шулай да ачышта ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – ТР ГО эшләре һәм ГТХ министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин һәм Лаеш районы администрациясе башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар.


22
май, 2015 ел
җомга

Бу көннәрдә Казанда уза торган WorldSkills Russia стандартлары буенча профессиональ осталык буенча III Милли чемпионатының финалында янгын сүндерүче һзм коткаручы һәнәрләрен Татарстан Республикасы Тәтеш педагогия колледжының ГТХМ белгечлекләре буенча белем алучы укучылардан корылган студентлар коткару формированиеләре һәм Төньяк Осетия Ардон шәһәре Төньяк Кавказ агрария-технология колледжы вәкил итә.

Россия ГТХМ ның 25 еллык юбилее нигезендә Алабугада “Татарстан Республикасы ирекле янгын сүндерү хезмәтенең иң яхшы бүлекчәсе” республика смотр-конкурсының ахыргы этабы нигезендә хәрби җәелдерү буенча ярышлар үтте. Быел Татарстанның иң яхшы ДПО төркеме дип аталыр өчен 45 төркем – муниципаль ярышларның җиңүчеләре – ярышты. АРС-14 янгын сүндерү автомобиле төп приз булып уйнатылды.

ТР Министрлар Кабинетында КЧСПБ утырышында су керү вакытында Татарстан Республикасы су объектларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм кешеләр үлүне туктату буенча РСЧС территориаль система астының чараларны башкарырга әзер булу темасы турында фикер алыштылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 0 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

21 нче майда 14 сәгать 42 минутта (мск) Түбән Новгород өлкәсеннән “Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәкнең авиация коткару үзәге” ФДБУ Ми-8 вертолеты ике медицина модуле белән санитария эвакуациясе өчен очып чыкты. Борт 16 сәгать 20 минутта Республика клиника хастаханәсенең вертолет мәйданына төште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International