“Уйный – уйный өйрәнәбез , янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә”, - дигән максат белән, бүгенге күңелле дәресләрен башлап җибәрделәр ВДПО хезмәткәрләре.

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

“Уйный – уйный  өйрәнәбез , янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә”, - дигән максат белән,  бүгенге күңелле дәресләрен башлап җибәрделәр ВДПО хезмәткәрләре.

Бөтен Россия акциясенең эчтәлеге шуннан гыйбәрәт: “МЧС – Без балаларның иминлеге өчен”.

Куңелле дәрес бүген Казан шәһәренең 236 – нчы номерлы Балалар бакчасын да узды.  Дәресләр бүген уен формасында тәгъдим ителде: кызыклы табышмакларга, викториналарга, конкурсларга бай булды.

Безне алда кызу, күңелле  җәй көтә. Күпләребез шәһәрләрдән тизрәк авылларга кайту юлын карыйлар. Элбәттә, анда бит барчабызны да дәү әниләребез, дәү әтиләребез көтеп тора. Шуның өчен дә, җәйге вакытта безнең белән барысы да яхшы булсын өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китик әле дип, - сүзне башлады алып баручы.

Балалар бик тиз генә алып баручының һәрбер соравына, табышмакларына җавап биреп бардылар. Һәм дә инде бик теләп спорт уеннарында да катнаштылар, барысын да эшләргә, өйрәнергә теләделәр алар.

“Балалар өчен мин бик сөенәм. Бүгенге көн алар  өчен бик куңелле, ә иң моһиме файдалы узды дип, -  сузен йомгаклады   тәрбияче апалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International