Бүгенге көндә Татарстан буенча акция бара: “ МЧС – без балаларның иминлеге өчен”.

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Акциянең максаты – балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китү. Балалар өчен, МЧС һәм ВДПО хезмәткәрләре төрле чаралар үткәрәләр.

Бүген Казан Кремеле янында зур бәйрәм узды : “Балаларны саклау көне”.  Көн дәвамында балалар бик теләп төрле чараларда катнаштылар. Кремель янында берничә балалар мәйданчыгы  ачылды, анда күңелле конкурслар, уеннар, экскурсияләр узды.

Кол – Шәриф мәчете янында урнашкан  68 – нче номерлы Янгын сүндерү бүлеге дә читтә калмады, алар куркынычсызлык өчен җавап бирделәр.  Янгын сүндеру машинасын гараждан чыгарганнан соң, балалар йөгерешеп шунда омтылдылар. Алар өчен зур булган машина бик кызык булып тоелды. Бабалар аның рульләрен тотып карадылар, эченә кадәр кереп китәр дәрәҗәсенә җиттеләр, һәм дә инде янгын сүндерү хезмәткәрләренең киемен киделәр.

Акциянең максаты -  алда безне җәй көтә, һәм көтеп алган каникулларыбыз. Ата – аналарга һәм балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китү зыян булмаячак ( урманда, өйдә, урамда, суда...), - дип сөйләп үтте 68 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенең директор урынбасары Сергей Романов. – Без бабаларга сөйләдек тә, курсәттек тә, ничек янгын сүндерү җиһазлары белән кулланырга кирәк икәнен. Әгәр дә инде янгын яки башка куркыныч хәлләр була калса, шундук – “112” -  ашыгыз ярдәм номерына шалтратып, үзегез белән нәрсә булганын сөйләп бирергә кирәк.

Барлык балаларга һәм әти – әниләргә ашыгыз ярдәм күрсәтү службаларының номерлары тапшырылды.

Акция “ МЧС – без балалар иминлеге өчен”, 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк. МЧС хезмәткәрләре шәһәрләрдә, районнарда Татарстан буенча төрле – төрле чаралар белән чыгыш ясарга тырышырбыз диделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International