Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 111 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, яшеннән – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, югалга кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр.

31.05.2015 ел 05.49 Норлат шәһәре, Кооператив урамы, 8 нче йорт.

“Норлат” ике катлы сәүдә үзәгендә ут чыга. Мәйданы 1800 кв.м. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.  

31.05.2015 ел 17.14  Казан шәһәре, Гаврилова урамы, Казансу елгасы.

МЧС коткаручылары, 1992 елгы хатын-кызны коткаралар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыралар.

31.05.2015 ел 21.30 Чистай МР,  Текә Тау авылы, Кама елгасы.

ГИМС хезмәткәрләре судан ир-ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International