Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 100 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 44 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр, югалга кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.
27.05.2015 ел 03.16 Чистай МР, Кызыл Яр авылы, Шешма елгасы.
27.05.2015 ел 03.16 сәг. Чистай МР бердәм коткару номерына 30 яшьлек ир кешенең батып үлгәне турында хәбәр килә. Тикшерү буенча водолазлар, 1985 елгы ир-ат мәетен табалар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Фаҗига турында хәбәр иткән кешенең әйтүенчә, 2 ир кеше иясез көймәне алып елгага төшәләр, нәтиҗәдә көймә әйләнә, бер ир дустын коткармакчы була, ләкин коткара алмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.