Бүген үзләренең осталыклары белән янгын сүндерүчеләр көч сынаштылар. Бу кичә аларның иптәшләре, хезмәттәшләре истәлегенә багышланган иде.
Элеге ярыш Нижнекамск шәһәрендә узды. Наилә Мухамадеева, Наилә Кәлимуллина, Везирә Турбанова истәлегенә багышланган иде бүгенге чара.
Бәйрәм төрле, күңелле, җаваплы ярышларга бик бай булды. Командалар бердә сынатырга теләмәделәр, гел алга омтылдылар.
Соңыннан отряд башлагы Алексей Шаповалов спорчыларны мактап та китте.