ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре 56 нчы янгын сүндерү бүлегенең сугышчылары, гомерләрен куркыныч астына куеп, канализация коесында төзәтү эшләрен башкарып җыелган агулы газ парлары белән агуланган ике эшчене коткардылар. Вакыйга урынына каравыл башлыгы Константин Ванюрихин һәм өлкән янгын сүндерүче Иван Нечаев чыгып чаптылар. Кое янгын сүндерү бүлегеннән ерак түгел иде. Төзәтүчеләр куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен санга сукмыйча, сулау органнарын саклау чараларсыз эшләгән иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  113 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 33 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 2 кеше һәлак булган.


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Янгыннарда кеше үлеменең һәм яралануның сәбәбе гражданнарның сак булмавы.

25 нче сентябрьдә Кукмара муниципаль районы Иске Уча авылында янгын сүндергән вакытта 1963 елда туган өй хуҗасының мәете табылган. Аның туганнары һәм күршеләре сүзләренчә, ул күп спиртлы эчемлек эчеп еш кын өендә тәмәке тарта иде. Бу һәлакәт менә 

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында ГТХМ ның хезмәткәләре йөгерүләрдә актив катнашты. Өстәвенә, гадәттән тыш идарәчелекнең эшчеләре гаиләләре белән бергә килделәр. Гадәттәге олы масштаблы спорт чара бөтен Россиянең 84 шәһәрендә үтте. “Милләт кроссы-2015” катнашучыларын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россия Спорт министрлыгының Физик культурасын һәм массакүләм спортны үстерү департаменты директоры Марина Томилова, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тәбрикләде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  95 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган. 


25
сентябрь, 2015 ел
җомга

Универсиада Авылында гадәттән тыш хәл килеп чыккан вакытта эвакуация һәм гамәлләр буенча тагын бер өйрәнү оештырылган. Бу мәртәбә өйрәнүләрдә Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясе Өйрәнү лабораториясе корпусының хезмәткәрләре, студентлары һәм килүчеләре катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  68 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

ГТХМ хезмәткәрләре бөтен бәйрәм чараларын үткәрү объектларын исәпкә алды. Корбан бәйрәме 43 муниципаль районда, шулай да Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә 998 дини объектта үткәреләчәк. Бәйрәм үткәрү урыннарында 998 ГТХМ хезмәткәренең кизүлеге оештырылган. 103 объектта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу табылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International