Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  113 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 33 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 11 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

28.09.2015 ел 12.23. ТР, Казан шәһәре, Чехов урамы,6а йорты.

Дүрт катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы  бер бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 1,5 кв.м. Янгынны күршеләр сүндерә, алар 1963 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.    

29.09.2015 ел 04.15. ТР, Арча МР, . Н. Кинерь авылы,  Меховщиков урамы, 14.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. 04.15 сәг. янгын чыккан урынга беренчеләр булып Н.Кинерь аерым пост янгын сүндерүчеләре килә. Алар килгәндә йорт ут эчендә була. Янгынның күршеләргә күчү куркынычы бар иде. Күршеләр хәбәр иткәнчә хуҗа кеше йорттан чыккан булган, әмма аның ире өй эчендә калырга мөмкин, ул ишетү буенча инвалид. 05.12 янгынны сүндерәләр. Янган хәрабәләр арасында,1956 елгы ир-ат мәете табыла. Фаҗиганең сәбәбе -  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.   

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International