ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасында Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә республиканың белем бирү йортларында “Гомер иминлеге нигезләре” курсы буенча ачык дәресләр үтте. Яр Чаллыда 78 нче лицей укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча ачык дәрес оештырылган иде. Балаларга өйдә һәм табигатьтә куркынычсызлык нигезләрен ачык итеп аңлаткан Яр Чаллы шәһәре Үзәк районы буенча Күзәтү эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Олег Никулинның чыгышын актлар залына кереп тулган мәктәп укучылары кызыксынып тыңладылар.

Яр Чаллы шәһәренең ТР буенча 15 нче ФПС отряды янгын сүндерүчеләре өчен шәһәрнең янгын сүндерү хезмәте ветераннарын хөрмәтләү һәм алар өчен бәйрәмнәр үткәрү яхшы гадәткә керде. Бер көн элек “Родник” мәдәният йортында элекке хезмәткәрләрне Өлкән кешеләр көне белән котладылар. Кунакларны һәм хезмәттәшләрен “Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды” ФДКУ башлыгы Руслан Юмагулов һәм Янгын сүндерү гарнизоны ветераннар советы рәисе Анатолий Рябов котлады.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия гомер иминлеге нигезләре буенча дәрес нигезендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, Дәүләт янгын күзәтү һәм Кече көймәләр дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 18 нче Казан мәктәбенең бишенче класс укучылары белән су буенда һәм янгын килеп чыкканда үзеңне имин тоту нигезләре буенча дәрес үткәрделәр. Балаларга мәктәптә һәм өйдә сагалап тора торган хәвеф-хәтәрләр турында искә төшерделәр. Мәктәп укучылары ребуслар, мәсьәләләр чиште һәм янгынга каршы бәйгенамә сорауларына җавап бирде.

Яшь янгын сүндерүчеләр төркемнәре арасында шәһәр спорт ярышларының финал этабы Казанда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең өйрәнү манежы нигезендә үтте. Казан белем бирү йортларының иң яхшы унөч яшь янгын сүндерүчеләр төркеме янгын сүндерү һәм физик хәзерләнү буенча белемнәрен күрсәтте. Н. Галләмов ис. махсуслаштырылган республика мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләре беренче урынга чыктылар. Аларның артыннан икенче урынга 67 нче мәктәп кадетлары җитештеләр һәм өченче урынны 34 нче мәктәп укучылары алдылар.

4 нче октябрь – Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне. Бу көндә 1932 елда ССРБ Халык комссарлар советы “ССРБ территориясенең һава һөҗүменә каршы оборона турында кагыйдәнамәне” раслады. Аның буенча җирле һава һөҗүменә каршы оборона (МПВО) бөтен ССРБ һава һөҗүменә каршы оборона системасының аерым состав өлешенә аерылды. МПВО ның варисы ССРБ, ә аннан соң Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы булды. Быел гражданнар оборонасы системасына 83 ел тула. Бәйрәм алдыннан ГО белгечләренә һәм ветераннарына Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин мөрәҗәгать итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  68 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

126 нчы Казан лицее укучылары бүген кызык экскурсиядә катнаштылар. Алар Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булган. Яшь кунакларга заманча техниканы, оператив кизү сменасы тәүлек буе эш итә торган ситуацион залны, спорт манежын күрсәттеләр. Моннан соң укучылар Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Спорт даны залында янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның спорт казанышлары тарихы белән таныштылар.

Янгын Яшел Үзән районы Олы Ключи авылы йортларының берсендә булган. Янгын урынына Олы Ключи иреклеләре беренче булып килде. Яна торган төзелешне коткару мәгънәсез булганга күрә, алар суны янәшә торган йортларга җибәрделәр. Аларның ярдәменә 20 минуттан соң ОП-Раифа һәм ОП-Мемдель янгын сүндерүчеләре килеп җитеште. Янгынны минималь вакытта сүндерә алдылар. Олы Ключи авылының ирекле янгын сүндерү төркеме булуы авыл торучыларына янгыннарны вакытында локальләштерергә һәм бетерергә күп тапкыр ярдәм иткән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  121 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 56 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International