Татарстанда өч көн эчендә янгыннарда 3 кеше һәлак булган, 1 бала зыян күргән

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Янгыннарда кеше үлеменең һәм яралануның сәбәбе гражданнарның сак булмавы.

25 нче сентябрьдә Кукмара муниципаль районы Иске Уча авылында янгын сүндергән вакытта 1963 елда туган өй хуҗасының мәете табылган. Аның туганнары һәм күршеләре сүзләренчә, ул күп спиртлы эчемлек эчеп еш кын өендә тәмәке тарта иде. Бу һәлакәт менә шул зыянлы гадәтләр аркасында барлыкка килгән дә.

26 нчы сентябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәрсыман авылында яна торган йорт эчендә хатын-кыз һәм ир-ат мәетләрен таптылар. Өйдә җиде кеше яшәгән, шул исәптән дүрт бала һәм аларның анасы. Гаилә уңышсыз булып исәптә тора. Алдан мәгълүмат буенча бала ут белән уйнаганы янгынның сәбәбе булырга мөмкин.

27 нче сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә биш катлы торак йортта телевизор яна иде. 2011 елда туган бала зыян күргән. Көнкүреш электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу янгынның сәбәбе булган. Дүрт яшьлек баланы үзен генә өйдә калдыру бу бәлада иң начарыдыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International