Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр.
24.09.2015 ел 13.40 Яр Чаллы шәһәре, 48/11.
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында фатирда җиһаз яна. Мәйданы 1,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы хатын-кыз зарар күрә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.