Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  95 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, суга баткан кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.

27.09.2015 ел 11.52 Бөгелмә шәһәре, Петров урамы, 32 нче йорт.

Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. 2 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 2011 елгы бала зарар күрә. Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

27.09.2015 ел 11.56 Мамадыш МР, Кама елгасы, Вандовка авылы тирәсендә.

МЧС коткаручылары судан, 1972 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International