Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 76 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.
22.09.2015 ел 11.55 Теләче МР, Абди авылы тирәсендәге буа.
21 сентябрь көнне бердәм коткару номерына, 1967 елгы ир-ат буага киткән һәм хәзерге вакытта кайтмаган дигән хәбәр килгән. 22 сентябрь көнне ярдан 20 м ераклыктан 3 м тирәнлектә ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.