ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды” ФДКУ 72 нче янгын сүндерү каравыл башлыгы ярдәмчесе Камил Ганиев Яр Чаллы балалар бакчаларының һәм мәктәпләренең балалары өчен якын дус һәм остаз булган. Менә инде ике ел Чаллы янгын сүндерүчесе иҗтимагый нигездә балаларга кунакка килеп янгын куркынычсызлык буенча дәресләр үткәрә.

Яшел Үзәннең иң олы шәһәр үстерүче оешмаларында Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләрен катнаштыру белән янгын һәм техника комиссия утырышлары елга икешәр тапкыр үткәрелә. Гадәттәгечә мондый утырышларда оешмаларның янгын куркынычсызлык һәм янгынга каршы саклау буенча техник мәсьәләләре күтәрелә. “2014-2016 елларга янгын куркынычсызлык” максат проблемасына туры китереп, “ПОЗИС” АҖ һәм “А.М. Горький ис. Яшел Үзән заводы” ААҖ янгынгка каршы чараларны башкаруга 4 млн. сум үзләштерелгән.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәтенең Казан отрядының Каипы авылын саклау буенча аерым янгын сүндерү постына Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Каипы авылының урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килгән. Янгын сүндерүчеләр балалар өчен ачык ишекләр көнен ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте көне нигезендә оештырганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.  


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2016 елның 16 мартына хакыйкый мәгълүмат

– Боз капламы әле калын булса да – 30 сантиметрга якын, аның структурасы хәзер төрле составлы, көпшәгрәк. Һәм астан да агым, бозны нечкәртеп, ашап тора, - дип аңлата Яшел Үзән ГИМС инспекторлары бүлегенең җитәкчесе вазифаларын башкаручысы Алексей Деев.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар күргән.  


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Бозда куркынычсызлык тематикасы буенча балаларның күп төрле рәсемнәре бүген Казанның “Тукай”, “Кремль” һәм “Кәҗә бистәсе” метро станцияләрен бизәде. Төсле белем бирә торган балалар сәнгате күргәзмәләрен шәһәрче һәм башкала кунаклары өчен Татарстан Республикасы Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең хезмәткәрләре олыларга да, балаларга да суларның нечкә язгы бозында куркынычсыз тәртип турында искә төшерер өчен оештырганнар. ГИМС хезмәткәрләре шулай да метрополитен пассажирларына йөздән артык тематик истәлекләр өләшкән.

Моның турында бүген Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары Николай Суржко “эрегән суларны җибәрү чараларын башкаруга һәм ташкын хәле начарлануы белән бәйле мөмкин була торган гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен булдырмауга һәм йомшартуга әзер булу турында” темага ТР Министрлар Кабинетында брифинг вакытында әйтте.

2016 елның 14 нче мартына 23 сәгать 03 минутта Казанда күп фатирлы торак йортта янгын турында хәбәр килде. 7 нче катта өч бүлмәле фатирда йокы бүлмәсе, шулай да 8 нче һәм 9 нчы катларда балконнар яна иде. 23 сәгать 17 минутта янгынны локалләштерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International