Казан шәһәренең коткаручылары һәм ОСВОД хезмәткәрләре әйдәүчеләр өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс оештырдылар

2016 елның 2 апреле, шимбә

Уку һәм методика дәресе “Пламя” балалар савыктыргыч лагерында булды. Анда өч көнгә республиканың төрле белем бирү йортларының студентлары республика әйдәүчеләр мәктәбе нигезендә балаларның җәйге ялын әзерләү буенча семинарда катнашыр өчен җыелдылар. Бүген Казан шәһәренең Гражданнарны саклау идарәсе эзләү-коткару отрядының коткаручылары балаларның җәйге ялын оештыруда эшләтелгән студентларны беренче медицина ярдәмен күрсәтүдә башлангыч белемнәргә һәм судан кешене коткарганда кирәкле гамәлләргә өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International