Балык Бистәсе янгын сүндерүчеләре бата торган балыкчыны коткардылар

2016 елның 1 апреле, җомга

Ленин ур. буенча яр буе районында Кама елгасында бер ир-ат батканы турында хәбәр 12:50 дә килде. Ул яр буеннан 500 метрда боз астына төшеп киткән иде. Өч минуттан ук ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең  128 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү каравылы килеп җитте. Зыян күрүче ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырылган. Коткару операциясен үткәрүгә 15 кеше һәм 5 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 10 кеше һәм 3 берәмлек техника тартылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International