Ан-2 авыл хуҗалыгы самолетының мәҗбүри утыру нәтиҗәсендә зыян күрүче юк

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

2016 елның 3 нче апрелендә 7 сәгать 47 минутта бер шахиттә Зәй районы Аксар торак пункты янында Яр Чаллы – Зәй юлы янында җиңел моторлы самолет басуда мәҗбүри утыруны ясаган турында хәбәр килде. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләре юнәлтелде – 88 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерү төркеме һәм ЗПСО № 6 коткаручыларының кизү сменасы, полиция, медиклар, Зәй һәм Түбән Кама янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының оператив төркемнәре.

Самолет басуларга ашлама сиптерер өчен очкан иде. Билгеле булмаган сәбәп буенча ул мәҗбүри утырган. Очучы зяын күрмәгән.

Тартылган көчләр һәм чаралар: 19 кеше һәм 6 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 10 кеше һәм 3 берәмлек техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International