Кырым Республикасы Бакчасарай районының делегациясе Яшел Үзән муниципаль районына килделәр. Искә төшереп, Кырым кунаклары районыбызга инде былтыр килгәннәр иде. Чираттагы эш сәфәрендә Кырымлылар Яшел Үзән районы Бердәм кизү диспетчер хезмәтенең эше белән таныштылар. 53 нче янгын сүндерү бүлегендә делегацияне Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев һәм районның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин каршыладылар.