2016 елның 31 нче мартында Норлат муниципаль районы, Клиновка тимер юлы разъезды адресы буенча торак йортта ике кешенең ис газы белән агулануы турында хәбәр килде. 1968 елгы ир-ат һәм 1969 елгы хатын-кыз һәлак булган. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Үлүнең чамаланган сәбәбе – мичтән чыккан ис газы белән агулану.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә: ис газының иң таралган чыганагы – ул төзек булмаган газ, май, утын мичләре, газ җиһазлары, бассейннарда су җылыткычлары һәм төтен чыгара торган двигателләр. Мич ярыклары, томаланган төтен юлы, кар белән капланган яисә җилдән сакланмаган мич торбалары аркасында ис газы торак бүлмәләргә керергә мөмкин.
Ис газы (углерод окисе) белән агулану үлемгә китерә торган куркыныч хәл. Кагыйдә буларак, үлем авылда мич дөрес эшләмәгәнгә, кеше янгында булганга, кабынган двигатель белән бикле автомобильдә булганга килә.
Ис газы белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү:
- ис газы чыгуны туктатырга;
- зарар күргәнне саф һавага алып чыгарга;
- зарар күргән аңында булса, аны яткызырга, аңа тынычлык һәм бертуктаусыз саф һава тәэмин итергә (гәзит белән җилләтергә, вентилятор яисә кондиционер кабызырга);
- зарар күргән аңын югалткан булса, ашыгыч рәвештә ашыгыч ярдәм килгәнче яисә аңга килгәнче эчке йөрәк массажын һәм ясалма сулыш алдыру башларга кирәк;
- ис газының куркыныч тупланышы булган җирдән зарар күргәнне чыгарган вакытта үзегез дә агуланмас өчен, үзегезне саклап калыгыз. Моның өчен тиз эшләргә һәм кулъяулык, марля аша суларга кирәк.