Кыргый кош 29 нчы гыйнварда Лениногорск шәһәрендә бер өйнең ишегалдында килеп чыккан. Сынган канат аркасында өчып китә алмый торган ябалакны өй торучылары күргән. Алар табылдык турында районның бердәм кизү диспетчер хезмәтенә хәбәр иткән. Яраланган көш ярдәменә эзләү-коткару хезмәтенең 7 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары килгән. ГТХМ хезмәткәрләренә калын перчаткалар белән ябалакны салмак тотар өчен 20 минут кирәк булган. Отряд бинасына кадәр ул коткаручысының кулларында тыныч барган. Анда зыян күргән кошны ветеринар көтә иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 9 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.
27 нче гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе базасында Татарстан башкаласының югары белем бирү йортларыннан 5 төркем җыелган. Ярышларның беренче этабы беренче ярдәм күрсәтү һәм психологик ярдәм сораулары буенча тест формасында үткән. Алдагы этапка беренче этапта беренче һәм икенче урынны алган төркемнәр күчәчәк. Алга таба мартта Казан студентлары, Үзәк региональ үзәккә керә торган регионнар арасында Татарстанның хөрмәтен яклап, психологик ярдәм күрсәтү һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча практик белем күрсәтәчәк.
27 нче гыйнварда 12.40 та Казан шәһәрендә өч кеше, шул исәптән, ике бала, ис газыннан агуланганы турында хәбәр килгән. Бөтенесе дә хастаханәгә салынган. Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.
26 нчы гыйнварда Азнакай районында Азнакай муниципаль районы идарә итү органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән “Гадәттән тыш хәл янавы вакытында һәм килеп чыкканда Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль система астының Азнакай звеносының идарә итү органнары һәм көчләренең гамәлләре” темасына комплекс күнегү үткәрелгән. Гомумән, укуларда Азнакай звеносының җитәкче составы, көчләре һәм чаралары куелган бурычларын “яхшы” билгесенә эшли алган.
“Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжы” дәүләт автономияле профессиональ белем учреждениесендә 31 нче гыйнвардан 3 нче февральгә кадәр 4 төркем арасында “Коткару эшләре” компетенциясе буенча 2017 елның “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы региональ чемпионаты узачак. Чемпионатка хәзерләнү чикләрендә колледжның укучылары бер көн элек коткару буенча күп төрле ярышлар үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы чемпионатында катнашыр өчен иң көчлеләр сайланган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 1 янгын.
2017 елның 26 нчы гыйнварында 00 сәгать 01 минутта Иске Чүпрәле авылында урнашкан “Дом детского творчества” балаларга өстәмә белем бирү йортында янгын турында хәбәр килгән. Сигнал килгәннән соң 3 минутта янгын сүндерү бүлекләре урында булган, ә 00.08 дә янгынны бөтенләй сүндергәннәр. Бүлекләрнең җитез гамәлләре нәтиҗәсе буларак, янгын мәйданы 2 кв. метр тәшкил иткән. Янгын килеп чыгуның сәбәбе – электр җиһазны техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.
24 гыйнварда төнлә Кама Тамагы районында Куйбышев затоны шәһәр төрле бистәсендә ирекле янгын сүндерүчеләр янгыннан шәхси торак йортны саклап калганнар. Тагын бер мунчаны ирекле янгын сүндерүчеләр Тукай районы Боерган авылында сүндергәннәр.