Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 9 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, агрегатларның һәм җайланмаларның җылылык генераторын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 3 очракның сәбәбе ачыклана.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Төрекөмешне җыю буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
29.01.2017 ел 14.32 Казан шәһәре, Яңа-Савин районы, Ямашев проспекты, шәхси йорт.
Тугыз катлы панель торак йортның алтынчы каттагы ике бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1945 елгы хатын – кыз зарар булды. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
29.01.2017 ел 17.04 Бөгелмә шәһәре, Загородная урамы, шәхси йорт.
Кирпеч шәхси торак йортта ут чыкты. 25 кв.м. мәйданында аш бүлмәсе һәм коридор янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1967 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе - агрегатларның һәм җайланмаларның җылылык генераторын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
29.01.2017 ел 18.20 Чүпрәле МР, Чуваш Чүпрәле авылы, Колхоз урамы, шәхси йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1944 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.