Русия ГТХМ Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең ситуацион залында министрлыкның башлыгы Владимир Пучков тематик селектор киңәшмә үткәргән. Ул Иске Яңа Елны һәм Чумылдыруны бәйрәм итү вакытында, шулай да илнең берничә өлкәләрендә саклана торган каты суыклар вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү сорауларына багышланган иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 тапкыр, транспорт чарада – 2 тапкыр.
11 нче гыйнварда Теләче районында Җәнәй авылында “Олы Мишә” ирекле янгын сүндерү бүлегенең ирекле янгын сүндерүчеләре авыл торучылары белән бергә, берьюлы күрше өйне саклап, тәрәзә аша торак йортны сүндергәннәр иде. Озакламый янгын урынына “Баландыш” ирекле янгын сүндерү бүлеге һәм ПСЧ-134 килеп җиткән. Күрше йортка янгын янау тукталды. 23 сәгать 41 минутта ачык яну бетерелгән. Нәтиҗә буларак, торак йорт 28 кв. м мәйданында янып беткән. Янгынның чамалана торган сәбәбе – электр җиһазны техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.
Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре бөтен Яңа Ел ял көннәрендә Яшел Үзән торучыларының өйләрен һәм фатирларын янгын иминлеге кагыйдәләрен искә төшереп әйләнеп чыккан. Аеруча игътибар – күп балалы гаиләләргә, фәкыйрләргә һәм төрлек шартлар аркасында авыр тормыш хәленә эләккәннәргә. Нәкъ шундый гаиләләрдә кеше үлеме белән янгыннар килеп чыга. Узган 2016 елда Татарстанда җиде бала һәлак булган. Һәр һәлакәттә зурларның гаебе.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре, шулай да территорияль бүлекләр һәм идарә карамагындагы учреждениеләр өчен тынычлык һәм сугыш вакытында алдан билгеләнгән гамәлләргә әзер булуга китерү буенча тактик-тезелү күнегүләре башланган. Күнегүләрнең төп максаты баш идарәсенең һәм министрлыкның шәхси составын сугыш вакыты хәлләрендә эшләүгә күченүгә хәзерлек дәрәҗәсен күтәрү булып тора. Күнегүләрнең программасы өч көнгә исәпләнгән.
Моның турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифингта янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев әйтте. Шулай ук брифингта татарстанлылар һәм башкала кунаклары өчен бәйрүм чараларын оештыру өчен җаваплы булган башка республика министрлыкларының вәкилләре катнашкан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Торак секторда янгыннарны кисәтү профилактикасы буенча торак пунктларда профилактик эшне башкару чикләрендә Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды Югары Тегермәнлек авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре бүгенгә бу бүлекнең профилактик хезмәт итү зонасында булган социаль җайлашмаган гражданнар категориясе тора торган бөтен урыннарын әйләнеп чыккан. Әңгәмә вакытында өй хеҗаларына өйдә гади янгын иминлеге таләпләрен аңлатканнар, төзек булмаган мичләрне, электр чыбыкларның изоляциясе бозылган электр әсбапларны кулланырга ярамаганны тагын искә төшергәннәр.