“Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжы” дәүләт автономияле профессиональ белем учреждениесендә 31 нче гыйнвардан 3 нче февральгә кадәр 4 төркем арасында “Коткару эшләре” компетенциясе буенча 2017 елның “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы региональ чемпионаты узачак. Чемпионатка хәзерләнү чикләрендә колледжның укучылары бер көн элек коткару буенча күп төрле ярышлар үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы чемпионатында катнашыр өчен иң көчлеләр сайланган.