“Стрелец-мониторинг” системасы балалар учреждениесендә начаррак янгын нәтиҗәләрен булдырмаска булышкан

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 26 нчы гыйнварында 00 сәгать 01 минутта Иске Чүпрәле авылында урнашкан “Дом детского творчества” балаларга өстәмә белем бирү йортында янгын турында хәбәр килгән. Сигнал килгәннән соң 3 минутта янгын сүндерү бүлекләре урында булган, ә 00.08 дә янгынны бөтенләй сүндергәннәр. Бүлекләрнең җитез гамәлләре нәтиҗәсе буларак, янгын мәйданы 2 кв. метр тәшкил иткән. Янгын килеп чыгуның сәбәбе – электр җиһазны техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International