27 нче гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе базасында Татарстан башкаласының югары белем бирү йортларыннан 5 төркем җыелган. Ярышларның беренче этабы беренче ярдәм күрсәтү һәм психологик ярдәм сораулары буенча тест формасында үткән. Алдагы этапка беренче этапта беренче һәм икенче урынны алган төркемнәр күчәчәк. Алга таба мартта Казан студентлары, Үзәк региональ үзәккә керә торган регионнар арасында Татарстанның хөрмәтен яклап, психологик ярдәм күрсәтү һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча практик белем күрсәтәчәк.