Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын.
Бүген туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре 2017 елның 24 нче мартында Казан дәүләт дары заводында әзер продукция цехында янгынны сүндергәндә һәлак булган эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионовны соңгы юлга озатканнар. Гражданнар җеназасында Русия ГТХМ Көчләр әзерлеге һәм махсус янгын сүндерү хезмәте департаментының 2 нче бүлекнең өлкән инспекторы Александр Бабкин, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Казан дәүләт казна дары заводының генераль директоры Хәлил Гиниятов, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең, Татарстан Республикасы ГТХМ хезмәткәрләре һәм 35 нче махсус идарәсенең хезмәттәшләре – Эдуард Илларионов белән янь-янәшә янгыннарны сүндергән һәм күп тапкыр кешеләрнең гомерләрен коткарганнар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Русия ГТХМ 35 нче ФПС махсус идарәсенең 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең геройларча һәлак булган каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионов белән хушлашу йоласы якшәмбе көне 26 нчы мартта сәгать 10.00 дә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең манежында булачак. Русия ГТХМ хезмәткәрләре һәлак булган иптәше турында кайгыра һәм кыйгыларын аның туганнары һәм якыннары белән уртаклаша. Эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионовка Кыюлык Ордены үлгәннән соң биреләчәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.
24 нче мартта 20 сәгать 24 минутта “Русия ГТХМ федераль янгынга каршы хезмәтнең 35 нче махсус идарәсе” ФДКУ 3 нче махсус янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең пультына Казан дәүләт дары заводының склад бинасында янгын сигнализациясе кабыну турында сигнал килгән. Чакыру урынына беренче килеп, 3 нче махсус бүлекнең каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионов шәхси составына магистраль линияләрне җәергә һәм янгын сүндерү машиналарын су чыганакларына тоташтырырга боерык биргән, ә үзе хәтәр зонада мөстәкыйль рәвештә разведка үткәрергә карар иткән.Разведка үткәргән вакытта бинада шартлау булган, аның нәтиҗәсе буларак, каравыл башлыгы җәрәхәтләнгән.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
Яз вакытында елганы, буаны, күлне боз аркылы чыгу хәтәр. Җәяүлеләр кичүен билгели торган билгеләрне игътибар белән карарга кирәк, бозда махсус җәймәләрне кулланырга кирәк. Тикшерелмәгән бозга басырга – зур хәтәр.
Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе ММЧ вәкилләре өчен җир асты саклау төзелешләрен карау буенча пресс-тур оештырган. “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖ сыенуын журналистлар беренче булып караган. Бу саклау төзелеше республика территориясендә үзенә охшашлар арасында иң яхшылар санында. Бу иркен тимер-бетон “кырмыска оясында” 2 130 кеше уңайлы урнаша ала.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.