Казан дәүләт дары заводында янгынны сүндергән вакытта каравыл башлыгы геройларча һәлак булган

2017 елның 25 марты, шимбә

24 нче мартта 20 сәгать 24 минутта “Русия ГТХМ федераль янгынга каршы хезмәтнең 35 нче махсус идарәсе” ФДКУ 3 нче махсус янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең пультына Казан дәүләт дары заводының склад бинасында янгын сигнализациясе кабыну турында сигнал килгән. Чакыру урынына беренче килеп, 3 нче махсус бүлекнең каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионов шәхси составына магистраль линияләрне җәергә һәм янгын сүндерү машиналарын су чыганакларына тоташтырырга боерык биргән, ә үзе хәтәр зонада мөстәкыйль рәвештә разведка үткәрергә карар иткән.Разведка үткәргән вакытта бинада шартлау булган, аның нәтиҗәсе буларак, каравыл башлыгы җәрәхәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International