Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын.
26.03.2017 ел 17.07 Казан шәһәре, Идел буе районы, Магистраль урамы, 4 нче йорт.
Алты катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы коридорда суыткыч янды. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1970 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96