Геройларча һәлак булган каравыл башлыгы Эдуард Илларионов җеназасы 26 нчы мартта булачак

2017 елның 25 марты, шимбә

Русия ГТХМ 35 нче ФПС махсус идарәсенең 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең геройларча һәлак булган каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионов белән хушлашу йоласы якшәмбе көне 26 нчы мартта сәгать 10.00 дә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең манежында булачак. Русия ГТХМ хезмәткәрләре һәлак булган иптәше турында кайгыра һәм кыйгыларын аның туганнары һәм якыннары белән уртаклаша. Эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионовка Кыюлык Ордены үлгәннән соң биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International