ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын.  


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Мәктәп каникуллары алдыннан Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре “Метроэлектротранс” МУП белән бергә язгы ял көннәрендә сулыклар бозында балалар белән булган һәлакәтләрне булдырмас өчен бозда иминлек буенча балаларның рәсемнәр күргәзмәсен оештырганнар. “Бозда сак булам” конкурсы катнашучыларының күп санлы эшләре “Тукай мәйданы” Казан метро станциясен бизәгән. Күчмә күргәзмә казанлыларны 3 нче апрельгә кадәр шатландырачак. Шулай ук ГИМС хезмәткәрләре метрополитен пассажирларына йөздән артык тематик истәлекләр һәм кесә календарь өләшкән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 6 янгын.  


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең янгын сүндерүчеләре һәм күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре юл хәрәкәте инспекциясенең хезмәткәрләре белән бергә 37 нче микрорайонда торак йортларның ишегалдыларында “Янгын сүндерү машинасына юл бир” рейдын үткәргәннәр. Күп катлы йортларның ишегалларында шәхси автомобилләр белән тулган юллар мәсьәләсе һаман да чишелмәгән булып тора. Беренче үк ишегалдына килеп керүгә янгын сүндерүчеләр борылышларда кыенлыкларга очраган. Бу рейд профилактик булган, аның максаты ярдәм итәр өчен ашыгыч хезмәт машиналарның тиз килеп җитүенә комачаулаганны торучыларга күрсәтергә, чөнки мондый хәлдә һәр секунд санда.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.


18
март, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын.


17
март, 2017 ел
җомга

Бүген Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә балаларның ашыгыч эвакуациясен үткәргәннәр. Янгын килеп чыгу очрагында укытучыларның һәм укучыларның бөтен ашыгыч хәрәкәтләр алгоритмын Яшел Үзән муниципаль районы буенча Күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең инспекторлары һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре белән оештырылган бердәм күнегүдә эшкәрткәннәр. Якын вакытта балаларны эвакуацияләү буенча күнегүләр белән мондый “Иминлек дәресләрен” барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, урта һәм югары белем йортларында үткәрергә планлаштырылар.

Казан шәһәре “Лебяжье” ял итү базасының банкет залында янгын турында хәбәр 17 нче мартта 11.33 тә килгән. Беренче янгын сүндерү бүлекләре килүгә түбә астыннан куе төтен чыга иде. Бинада беркем дә булмаган. Янгынны сүндерүгә 17 янгын сүндерү һәм коткару техника берәмлеге һәм 63 кеше эшләтелгән. Янгын 13.08 дә бетерлгән. Аның мәйданы 300 кв. м тәшкил иткән. Үлүче һәм зыян күрүче юк.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең утырышы ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә үткән. Утырыш онлайн тапшыру рәвешендә узган, шуңа күрә республика шәһәрләренең һәм районнарының барлык җитәкчеләре, шулай да ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ бүлекләренең җитәкчеләре элемтәдә булган. Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташкын узуның иң начар барышы булганда су басу зонасында 20 мең кеше тора торган 220 торак пункт, 48 социаль объект, 75,3 км аралы 55 юл өлеше, 27 икътисад объекты һәм 36 күпер эләгергә мөмкин.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International