Бүген туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре 2017 елның 24 нче мартында Казан дәүләт дары заводында әзер продукция цехында янгынны сүндергәндә һәлак булган эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионовны соңгы юлга озатканнар. Гражданнар җеназасында Русия ГТХМ Көчләр әзерлеге һәм махсус янгын сүндерү хезмәте департаментының 2 нче бүлекнең өлкән инспекторы Александр Бабкин, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Казан дәүләт казна дары заводының генераль директоры Хәлил Гиниятов, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең, Татарстан Республикасы ГТХМ хезмәткәрләре һәм 35 нче махсус идарәсенең хезмәттәшләре – Эдуард Илларионов белән янь-янәшә янгыннарны сүндергән һәм күп тапкыр кешеләрнең гомерләрен коткарганнар.