ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген көннең беренче яртысында Русия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Иннополис шәһәрендә булган. Ул анда 8 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге ачылуында булган. Владимир Пучковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми шәхесләр озата барган, шул исәптән Югары Ослан муниципаль районы администрациясе башлыгы Марат Зиатдинов һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалеев.

Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков бүген Казан вертолет заводында булган. Предприятие директоры Вадим Лигай федераль министрга завод буенча экскурсия үткәргән һәм коткаручыларга кызык булырга мөмкин вертолет моделләре белән таныштырган. Шулай да Русия ГТХМ башлыгын “Вертолеты России” холдингының генераль директоры Андрей Богинский каршылаган. “Ансат” вертолетлар сериясе Владимир Пучковның аеруча кызыксынуын тудырган, ул авиация предприятиесе белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнә.

Бүген Русия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ААҖ җитештерү цехларында булган. Русия ГТХМ башлыгы җитештерү цехларын караган, кайбер технология барышлары белән танышкан. “Казаноргсинтез” ААҖ составына җиде завод керә. Владимир Пучков ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми шәхесләр белән бу предприятиене саклый торган 43 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә барган. Ул эш бүлмәләрен караган, янгын сүндерү бүлегенең техникасы белән танышкан һәм шәхси состав белән сөйләшеп алган.

Моның турында бүген Русия ГТХМ министры Владимир Пучков гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча Русия Федерациясе Хөкүмәт комиссиясенең Казанда үткән күчмә утырышы нәтиҗәләре буенча әйткән. Комиссиядә фикер уртаклашылган иң мөһим сорауларның берсе – 2017 елның ФИФА Конфедерацияләр Кубогының матчаларында иминлекне тәэмин итәргә көчлә һәм чаралар әзер булу. “Казан” халыкара аэропортында Русия ГТХМ башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, эчке хезмәт генерал-лейтенанты – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин һәм башка рәсми шәхесләр каршылаган. ГТХМ делегациясе аэропорттан “Казан Арена” футбол стадионына юнәлгән.

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәр чикләрендә оражданнар оборонасы, надәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча Русия Федерациясе министры Владимир Пучков Зөя утрау авылында һәм бу тарих һәм архтектура музей-тыюлыгын янгыннан саклый торган бүлектә булган. Русия ГТХМ башлыгын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата барган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 24 тапкыр.  Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

15 нче отрядның 55 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең 3 нче каравыл хезмәткәрләре Яр Чаллыда “За отвагу на пожаре” Русия ГТХМ медалләре белән бүләкләнгән. Бер ел элек янучан майлау матдә белән тулган тимер юлы цистернасында кыен янгынны сүндергәндә аларга батырлыкны һәм югары осталыкны күрсәтергә туры килгән. Кыю янгын сүндерүчеләргә күрә нефть продуктлары белән тулган башка цистерналарның котылгысыз шартлавын булдырмаганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 25 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын.


16
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 0 янгын, транспорт чарада – 0 янгын.


15
апрель, 2017 ел
шимбә

Якты Пасха бәйрәме алдыннан Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре билгеләнгән территориядә субботник үткәргәннәр. 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядның хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең бинасы артында урнашкан урман паркы зонасында чүп-чар җыйганнар. Янгын сүндерүчеләр мондый чараларны систематик рәвештә үткәрә. 8 нче отрядның хезмәкәрләре шәһәр территорияләрендә һәм янгын сүндерү бүлекләре тирәли җыештыруларны шимбә генә түгел, ә чәршәмбе көне дә үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International