“Күпләп ял итү урыннарында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, аларны коткару постлары белән җиһазландырырга, ашыгыч ярдәм күрсәтү специалистларының кизү торуларын оештырырга кирәк "- бу теләкне муниципаль районнары башлыклары адресына бүген узган ТР Хөкүмәте Йортында журналистлар өчен оештырылган брифингта Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде. Узган брифингта республика су объектларында куркынычсызлык һәм кече үлчәмле суднолар навигациясы турындагы мәсьәлә каралды.
Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда җәмәгать коткару станциялары инде булдырылган һәм алар ярдәмендә халыкның суда куркынычсызлыгы проблемасын хәл итеп була. Шуның белән бергә суда куркынычсызлыкны саклау кешенең үзеннән дә тора.
Үзенең чыгышында Юрий Венедиктов, беренче чиратта, журналистларга ел башыннан су өстендәге булган hәләкәтләр hәм суда hәләк булганнар статистикасын җиткерде. "Ел башыннан Татарстан Республикасы су объектларында теркәлгән (1 май аена кадәр булган мәгълүматлар буенча):
- теркәлгән һәләкәтләр 9 ( былтыргы елның шул ук периодында–21) кимү 57%;
- үлгәннәр – 4 (былтыргы елның шул ук периодында– 11, шул исәптән 1 бала) кимү 63%;
- коткарылганнар 12 (былтыргы елның шул ук периодында – 15) кимү 20% тәшкил итә.
Тугыз һәләкәттән дүрт очрагы аз сыешлы суднолар белән булган. Ике кеше һәлак булган. 4 кешене эзләү оштырылган.
Шуннан соң Юрий Владимирович журналистларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 24.06.2016 № 340 боерыгы белән расланган ГИМС күзәтүендәге аз сыешлы судноларның Дәүләт теркәвенең яңа Кагыйдәләре белән таныштырды.
Үзенең чыгышының соңында Юрий Венедиктов журналистларның сорауларына җавап биреп, Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы үткәрү чорында Казансу елгасында аз сыешлы суднолар буенча дүрт көн дәвамында хәрәкәт чикләнәчәген искәртте.