Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 265 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  87 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 127 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 20 тапкыр.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада  – 2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 9 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

02.05.2017 ел 10.39 Зәй МР, Сармаш – Баш авылы, Октябрьск урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч гаражда һәм ике бүрәнәле сарайда ут чыкты. Мәйданы 120 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1941 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү

02.05.2017 ел 16.27 Казан шәһәре, Идел буе районы, 2нче Батыр Хәсән урамы, мунча.

Бер катлы бүрәнәле мунчада ут чыкты. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1959 елгы ир – ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International