Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге инициативасы белән Россия Федерациясе регионнарында халыкның ял итү өчен өештырылмаган урыннарда су объектларының ярларын чүп-чардан чистарту акциясе бара. Татарстан Республикасында ГТХМ хезмәткәрләре катнашында узып баручы бу экологик акциясе республика сулыклары ярларында санитар тәртип урнаштыру, гражданнарның табигаткә сак караш һәм иҗтимагый активлыгын үстерү өчен үткәрелә.
Бөтенроссия "Чиста яр буе" акциясе кысаларында “Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС үзәге “ ФКУ территориаль бүлекчәләренең кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекторлары актив катнаша. Алар сулыкларның яр буе линиясен чистарту буенча чаралар үткәреләр. Булган мәгълүматларга караганда, 2017 елның 3 маена кадәр республиканың 7 муниципаль районнарында 13 акция үткәрелгән ( Кама тамагы, Спас, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Лаеш районнарында һәм Яр Чаллы шәhәрендә).
Акция коену сезоны башланганчы дәвам итәчәк.
5 май көнне сәгәт 12.00дә Казан шәһәренең "Түбән Заречье" пляжында һәм Киров дамбасына якын Казансу яр буенда, 9 май көнне Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Назяр авылы янындагы Иж елгасының яр буенда акция үткәрү планлаштырылган.