Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 290 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 94 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 164 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 8 янгын, бакча йортында – 4 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 6 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 13 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
01.05.2017 ел 15.30 Тәтеш МР, Олы Шәмәк авылы, Мәктәп урамы, йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчелр, 1965 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
01.05.2017 ел 17.22 Ютаза МР, Исмәт разъезды, Луговая урамы, мунча.
Бер катлы мунчада ут чыкты. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1939 елгы хатын-кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96