Янгын сүндерү машиналары – шәhәр узәгендә

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Россия Янгын сагы көне уңаеннан Яр Чаллының янгын сүндерү hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре  шәһәр Мэриясе бинасы янында янгын сүндерү  hәм коткару техникасының,   янгын сүндерү-техник җиһазларның күргәзмәсен өештырдылыр. 

  Ачык һавадагы экспозициядә  23 берәмлек махсус техника урнаштырылды. Алар турындагы тулырак мәгълүмәтне  экскурсовод ролен  үз өстенә алган гамәлдәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән белеп була иде.

 Кунакларга махсус автомобильләр, төп техника, янгын сүндерү цистерналары, баскычлар, ярдәм итүче  һәм оператив техника курсәтелде . Алар арасында яңа янгын сүндерү автомобиле тәкъдим ителде. Ул   исәпкә  2017 ел башында бастырылган иде, ә шулай да  ул   10 янгында булырга өлгерде.

“ Ел саен машиналар  6 меңгә якын  чыгу ясылар, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча 15 федераль янгынга каршы хезмәт отряды  башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов. – Иң катлаулы янгыннарда   күп махсус техника катнаша, максималь саны – 12 берәмлек".

Күргәзмәгә урнаштырылган  җиhазлар  белән  мәктәп укучылары һәм студентлар актив кызыксындылар. Аларның заманча янгын сүндерү,  кешеләрне коткару техникасы hәм күп катлы биналарда чыккан янгын белән көрәшү турында тулырак мәгълүматне ишетү мөмкинлеге генә түгел,   ә теләсә кайсы махсус автомобильның кабинасына кереп  утырыу,  үз өстенә  янгын сүндерүчеләрнең формаларын киеп карау  мөмкинлеге дә бар иде.

  Экскурсия  вакыты тәмамлангач,   уникаль күргәзмәгә килүчеләргә кыр шартларында әзерләнгән ботканы авыз итү тәкъдим  ителде. Яр Чаллы янгын сүндерү  hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре  тырышлыгы белән шәһәр халкы һәм янгын  белән көрәшүчеләр  өчен изге күңелле бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International