Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге инициативасы белән Россия Федерациясе регионнарында халыкның ял итү өчен өештырылмаган урыннарда су объектларының ярларын чүп-чардан чистарту акциясе бара. Татарстан Республикасында ГТХМ хезмәткәрләре катнашында узып баручы бу экологик акциясе республика сулыклары ярларында санитар тәртип урнаштыру, гражданнарның табигаткә сак караш һәм иҗтимагый активлыгын үстерү өчен үткәрелә.
Бөтенроссия "Чиста яр буе" акциясе кысаларында “Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС үзәге “ ФКУ территориаль бүлекчәләренең кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекторлары актив катнаша. Алар сулыкларның яр буе линиясен чистарту буенча чаралар үткәреләр. Булган мәгълүматларга караганда, 2017 елның 3 маена кадәр республиканың 7 муниципаль районнарында 13 акция үткәрелгән ( Кама тамагы, Спас, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Лаеш районнарында һәм Яр Чаллы шәhәрендә).
Акция коену сезоны башланганчы дәвам итәчәк.
5 май көнне сәгәт 12.00дә Казан шәһәренең "Түбән Заречье" пляжында һәм Киров дамбасына якын Казансу яр буенда, 9 май көнне Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Назяр авылы янындагы Иж елгасының яр буенда акция үткәрү планлаштырылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 265 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 87 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 127 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 20 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
“Күпләп ял итү урыннарында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, аларны коткару постлары белән җиһазландырырга, ашыгыч ярдәм күрсәтү специалистларының кизү торуларын оештырырга кирәк "- бу теләкне муниципаль районнары башлыклары адресына бүген узган ТР Хөкүмәте Йортында журналистлар өчен оештырылган брифингта Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде. Узган брифингта республика су объектларында куркынычсызлык һәм кече үлчәмле суднолар навигациясы турындагы мәсьәлә каралды.
Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда җәмәгать коткару станциялары инде булдырылган һәм алар ярдәмендә халыкның суда куркынычсызлыгы проблемасын хәл итеп була. Шуның белән бергә суда куркынычсызлыкны саклау кешенең үзеннән дә тора.
Үзенең чыгышында Юрий Венедиктов, беренче чиратта, журналистларга ел башыннан су өстендәге булган hәләкәтләр hәм суда hәләк булганнар статистикасын җиткерде. "Ел башыннан Татарстан Республикасы су объектларында теркәлгән (1 май аена кадәр булган мәгълүматлар буенча):
- теркәлгән һәләкәтләр 9 ( былтыргы елның шул ук периодында–21) кимү 57%;
- үлгәннәр – 4 (былтыргы елның шул ук периодында– 11, шул исәптән 1 бала) кимү 63%;
- коткарылганнар 12 (былтыргы елның шул ук периодында – 15) кимү 20% тәшкил итә.
Тугыз һәләкәттән дүрт очрагы аз сыешлы суднолар белән булган. Ике кеше һәлак булган. 4 кешене эзләү оштырылган.
Шуннан соң Юрий Владимирович журналистларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 24.06.2016 № 340 боерыгы белән расланган ГИМС күзәтүендәге аз сыешлы судноларның Дәүләт теркәвенең яңа Кагыйдәләре белән таныштырды.
Үзенең чыгышының соңында Юрий Венедиктов журналистларның сорауларына җавап биреп, Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы үткәрү чорында Казансу елгасында аз сыешлы суднолар буенча дүрт көн дәвамында хәрәкәт чикләнәчәген искәртте.
Россия Янгын сагы көне уңаеннан Яр Чаллының янгын сүндерү hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр Мэриясе бинасы янында янгын сүндерү hәм коткару техникасының, янгын сүндерү-техник җиһазларның күргәзмәсен өештырдылыр.
Ачык һавадагы экспозициядә 23 берәмлек махсус техника урнаштырылды. Алар турындагы тулырак мәгълүмәтне экскурсовод ролен үз өстенә алган гамәлдәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән белеп була иде.
Кунакларга махсус автомобильләр, төп техника, янгын сүндерү цистерналары, баскычлар, ярдәм итүче һәм оператив техника курсәтелде . Алар арасында яңа янгын сүндерү автомобиле тәкъдим ителде. Ул исәпкә 2017 ел башында бастырылган иде, ә шулай да ул 10 янгында булырга өлгерде.
“ Ел саен машиналар 6 меңгә якын чыгу ясылар, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча 15 федераль янгынга каршы хезмәт отряды башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов. – Иң катлаулы янгыннарда күп махсус техника катнаша, максималь саны – 12 берәмлек".
Күргәзмәгә урнаштырылган җиhазлар белән мәктәп укучылары һәм студентлар актив кызыксындылар. Аларның заманча янгын сүндерү, кешеләрне коткару техникасы hәм күп катлы биналарда чыккан янгын белән көрәшү турында тулырак мәгълүматне ишетү мөмкинлеге генә түгел, ә теләсә кайсы махсус автомобильның кабинасына кереп утырыу, үз өстенә янгын сүндерүчеләрнең формаларын киеп карау мөмкинлеге дә бар иде.
Экскурсия вакыты тәмамлангач, уникаль күргәзмәгә килүчеләргә кыр шартларында әзерләнгән ботканы авыз итү тәкъдим ителде. Яр Чаллы янгын сүндерү hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре тырышлыгы белән шәһәр халкы һәм янгын белән көрәшүчеләр өчен изге күңелле бәйрәм булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 290 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 94 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 164 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 8 янгын, бакча йортында – 4 янгын.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ баш идарәсенең үзәк аппараты шәхси составы гомумшәhәр шимбәлегенә чыкты. Уртак тырышлык белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре идарә территориясын чуп-чардан җыештырдылар.
Офицерлар һәм гражданлык хезмәткәрләре берничә сәгать эчендә ГТХМ буйсынуындагы биналар тирәләрен, янгын сүндерү булекләрнең территоряларын, шулай ук барлык эчке ишегалларын тәртипкә китерделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 188 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 67 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 84 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.
Янгынчылык Көне 368-еллыгы хөрмәтенә Казанда һәлак булган Татарстан Республикасы Россия МЧС хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәк кую церемониясе узды. Чарада ветераннар, тол хатыннар һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсе идарә итүче составы катнашты.
Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә ГТХМ хезмәткәрләре җәйге вакытта балаларның имин тәртибенә багышланган һәм Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елына оештырылган Бөтенрусия тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес чикләрендә дәресләр үткәргәннәр. Мондый дәресләрнең берсе 99 нчы Казан мәктәбендә булган. Балаларга кунакка 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары килгән. Чара оештыручылары балаларга бата торганга беренчел медицина ярдәмен күрсәтү юлларын һәм батучыны йөзеп коткару юлларын, шулай да гидравлик җиһазларның мөмкинлекләрен күрсәткәннәр.
8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының хезмәткәрләре Яшел Үзән һәм Яшел Үзән районының гомумбелем мәктәпләренең укучылары белән берничә чара оештырганнар. Чираттагы мәктәп укучылар төркемен Яшел Үзән Янгын сүндерү хезмәте музее да кабул иткән. 3 нче шәһәр гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары өчен экскурсия янгын сүндерү бүлегенең фасадыннан башланган. Аннары – музейның күргәзмә заллары буенча экскурсия. Балалар янгын сүндерү автоматикасы белән танышкан, чын янгын урыннарында була торган әйберләрне күргән, бүгенге янгын сүндерүчеләрнең хәрби кирәк-яраклары, техник җиһазлары турында белгән. Экскурсия ахарында алар Яшел Үзәндә янгын сүндерү эше тарихы турында фильм караган, сораулар биргән.