Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре футбол буенча сынау уены кысаларында волонтерлар белән инструктаж үткәрделәр

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласында 2017 елда Конфедерацияләр Кубогына   җәлеп ителгән барлык хезмәтләр әзерлегенең төп репетициясе үтәчәк.

ТР буеча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге буенча идарә хезмәткәрләре сынау уенының иминлеген тәэмин итүче волонтерлар белән очраштылар. Алар балаларның,  янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен искә төшерер өчен, белемнәрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу  очрагында әзерлеген тикшерделәр.

- Волонтерлар –  “Казан Арена” тамашачыларының, спортчыларның һәм  кунакларның  иминлеген тәэмин итү буенча безнең ярдәмчеләребез , - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләре буенча идарәсенең  башлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин.

Волонтерлар дәресләрдә актив катнашучы  булдылар,  куелган бурычларны актив үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International