Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 103 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 5 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
16.05.2017 ел 14.11 Казан шәһәре, Чуйков урамы, 59 нчы йорт , фатир.
Тугыз катлы панель торак йортта өченче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1930 елгы ир-ат һәлак булды, 1957 елгы хатын – кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96