Бүген Казанга эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2017-Конфедерацияләр Кубогының иминлеген тәэмин итүенең эзерлеген тикшерү максатында Үзәк Региональ Үзәгенең эшче төркеме килде.
Россия ГТХМ Үзәк төбәк үзәгенең ( террорга каршы эшчәнлеге һәм оператив планлаштыру буенча ) башлыгы урынбасары Денис Сычев җитәкчелегендә ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчелек составы һәм ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашында киңәшмә үтте . Анда Кубок үткәрү чорында идарә органнары арасында үзара хезмәттәшлек оештыруын камилләштерү, Баш идарә вәкилләренең футбол уеннары чорында хәвеф һәм hәләкәтләр туганда буйсынган көчләр һәм чаралар эшен координацияләү буенча идарә органнарында эшчәнлеген камилләштерү , Оператив штабның идарә итү органнары һәм оператив төркеме белән элемтә чаралары hәм каналларының эшкә әзерлеген тикшерү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышынды.