Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
19.05.2017 ел 23.50 Лаеш МР, Травкино авылы, Толстой урамы, йорт
Шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 24 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96